Сайт села Верхняя Каменка

Котлыйбыз

25 февраля 2016
Раздел: Общество
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 957
Поделиться:
Котлыйбыз
25 февраля 2016
Раздел: Общество
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 957
Поделиться:

 Югары Кәминкә авылында яшәүче Гайнетдинова Гөлсылу Мөхарәм кызының бу көннәрдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее. Уналты яшеннән авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагына савымчы булып килеп, 39 ел гомерен шул хезмәткә багышлаган алдынгы хезмәткәрне 24 нче февраль көнне Чирмешән муниципаль районы башлыгы “ Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле, намуслы хезмәте өчен” Почет грамотасы белән бүләкләде. Без дә авылдашыбызны әлеге вакыйга уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы көндә дә балаларының, оныкларының шатлыкларына сөенеп, Рифкать абый белән тигезлектә бәхетле озын гомер кичерүләрен теләп калабыз.

 

 

                             Фотолар http://cheremshan.tatarstan.ru сайтыннан.

 

 

 
Комментарии (1)
Альберт Гайнутдинов # 26 февраля 2016 в 08:12 0
Дустым, Ринат Шамсутдиновка олуг рахматемне житкерам