Сайт села Верхняя Каменка

Югары Кәминкәдән Ясәви Шәмсетдинов - Бикчура хан дәвамчысы

15 марта 2017
Раздел: Общество
Поделиться:
Югары Кәминкәдән Ясәви Шәмсетдинов - Бикчура хан дәвамчысы
15 марта 2017
Раздел: Общество
Поделиться:

Учакта утын тиз яна. Гомернең йөгереп узуына, ниятләгән эшләрне тизрәк башкарып өлгерергә кирәклегенә шулай ишарәләве икән җирле тарихчының. Ясәви Гафур улы Югары Кәминкә, Туймәт авылларының үткәнен өйрәнеп, аны бүгенге буынга тарихи китап итеп тапшырган шәхес. Бу яктан уй-ниятләре әле тагын шактый тынгысыз пенсионерның.

Ясәви абый мондый хәлне сөйләде. Имеш, сугыш вакытында аның бабасы өендә гамәл кылган вакытта әллә нишләп китә дә, “эх” дип намазын бозып куя. “Әхсән белән нәрсәдер булды” - ди хәвефле хәлне сизенгән карт. Чыннан да, атна-ун көннән һәлак булган фронтовикның әти-әнисенә улларының пуля тишкәләгән документлары, Әхсәннең кайда күмелгәнлеге күрсәтелгән карта килеп ирешә. Соңрак энесе Бәхтияр шул сызым буенча абыйсының каберенә барып та кайта әле. Аннан ни сәбәпледер карта югала. Еллар үткәч, Ясәви абыйга шул карта-сызымның күчермәсен интернет аша табарга насыйп булган...

 

70 яшькә җитүче авыл тарихчысының өендәге эш кабинеты әлләни зур түгел. Өстәл өстендә, тартмаларда, киштәләрдә ниндидер кулъязмалар, брошюралар: зур галимнәр өстәле якта торсын. Иң төп ярдәмчесе – компьютер да шунда. Аны яшьләрдән ким белми авыл агае. Бу техника “мие” аша әллә никадәр тарихи фактлар, документлар узган. Әле менә шуңа видео кертеп, аннан мәчеттә халыкка аңлашылырлык күрсәтмә материал ясавы, үзенчә “эшкәртүе” икән пенсионер-укытучының.

 

 

-Ясәви абый, һөнәрләрегез байтак булса да, сез тарихчы түгел дип беләм, - дим.

-Мәктәптә бераз гына тарих дәресләрен алып барырга килсә дә, мин озак еллар технология укыттым. Казан дәүләт педагогия институтында биология факультетын тәмамлагач исә, предметларым химия, биология иде. 42 ел педагогик стажым бар, - ди ветеран.

-Ә тарих?

-Элек колхоз радиосы аша радиогазеталар әзерләнде. Шул вакытта сугыш ветераннарының, бабайларның сөйләгәннәрен магнитофон тасмасына яздырып радиога бирә идек. Бу эшкә балалар да кушылды, материалларны барысын да җыеп бардык. “Пионер почмагы”нда аларга фотолар, текстлар өстәлде. 2000 елда авылда яңа мәктәп төзелде, иске бинаны сүтәргә кирәк иде. Инде “пионер почмагы”н, андагы ядкарьләрне кая илтергә? Анда-монда, клубка, подвалга күчергәләп карадык та, аптырагач, ахырдан мин бу әйберләрне төрдем дә өйгә алып кайтып куйдым. Аннан аларны компьютерда “яңарттым”. Максат: шулкадәр байлыкның берсен дә әрәм итмәскә! Ә инде 2004 тә аларны системага салып, китап итеп җыя башладым.

-Сез Югары Кәминкә кешесе, ә беренче китабыгыз Туймәткә кагылышлы.

-Ул болай булды. “Хәтер җепләре” дигән китап өчен Югары Кәминкә турында материаллар туплаганда, архивларда Туймәткә, әнием Гайнелгыйлем Фәссахетдин кызы (ул Туймәтнеке) нәселенә кагылышлы язмаларга тап булдым. Туганнарым истәлекләре белән шактый мәгълүмат җыелды. Шуннан соң беркөнне безгә Туймәттән Мөҗип белән Нәзир Кәримовлар (инде мәрхүмнәр) килеп керделәр, редактор Илдар Гәрәй улы Илдархановны да иярткәннәр. Казан кунагы караламаларны карап чыкты да, кирәклеләрен үзе белән алып китте. Мин яңа табылдыкларымны да электронка аша аңа җибәреп тордым. Шулай итеп, алар “Туймәтем – туган ягым“ китабын беренче чыгардылар. 1000 тиражлы ул басма.

-Ясәви абый, өч китап язгансыз, шактый күп мәгълүмат анда, авыл кешеләре хатирәләре генә түгел, документаль фактлар. Чыганаклар кайдан?

-Уфа, Казан архивларыннан, ЦАМО – Саклану министрлыгының үзәк архивыннан, интернет аша архивлардан мәгълүматлар эзләдем. Әлбәттә боларны башкарып чыгу өчен гарәп, латин графикасын да белергә кирәк. Бөек Ватан сугышы чорындагы мәгълүматларның, әйтик, поляк, венгр, украин, немец телендәгеләре бар. Кайвакыт исемнәр, фамилияләр дөрес язылмаган була.

-Нинди аерым күзәтүләрегез бар?

-Шуңа игътибар иттем, сугыш чорын алсак, 1924-1925 елгы якташларыбыз арасында Ленинград фронтында үлүчеләр күп. Анда хәрбиләр взводлары-взводлары белән кырылганнар. Һәлак булучылар исемлекләрендә югарыкәминкәлеләр, түбәнкәминкәлеләр еш очрый. Бик кызганыч хәл, 18-19 яшьлек малайлар алар. Ул вакытта зурлап күмүләр юк, куак төбе саен кабер булган, диләр. Бары 1956-58 елларда гына мәрхүмнәрнең сөякләрен туганнар каберләренә күчереп җирләгәннәр.

-Авылда нәсел шәҗәрәләрен дә күп төзегәнсез икән. Үзегезнең җиде буын бабаларыгызны беләсезме?

-Мин үземнекеләрнең егерменче буынына кадәр чыктым. Әни ягыннан нәселебез Бикчура ханга барып тоташа. Аларны өйрәнгәндә метрикә китапларына (аларны авыл мәчетләрендә имамнар язып барган) һәм ревизия (перепись) документларына таянам.

Шунысын әйтергә кирәк, метрикә китаплары гарәп графикасы белән, фарсы телендә язылган. Аларны укып мәгънәсен аңлавы кыен, шуңа белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

-Хәзер ниләр майтарасыз?

-Китапларны язганда, шактый документлар тупланды. Берәмтекләп җыелганнар әрәм булмасын өчен, аларны тәртипкә салам, башка авыллар тарихына кагылышлы материалларның, чыганакларның кайда саклануы хакындагы брошюраларны тулыландырам. Бу - тарихта эзләнүчеләргә эшне ансатлаштырачак. Кыскасы, мәшәкатьләр җитәрлек, көненә алты-сигез сәгать шушы язулар белән утырам. Менә күрәсеңме, шәҗәрәләрдә сорау билгеләре бар, аларны ничек ачыкламыйча калдырасың инде. Кызганыч, бая әйткәнемчә, учакта утын гына тиз яна, - ди авыл тарихчысы.


Марат Гомәров

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!